Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Сезнең иңнәрегездә зур җаваплылык һәм үзегез көн саен фидакарьлек белән башкарган әһәмиятле эш ята. Сезгә зур рәхмәт белдерәсем һәм яңа үрләр яулавыгызны, иминлек-сәламәтлек, чиксез сабырлык, гади кеше бәхете һәм барлык теләкләрегезнең чынга ашуын телисем килә!

Бәйрәм тарихы

Бәйрәм, РФ Президентының “Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көнен билгеләү турында” 1995 елның 29 декабрендәге 1329 номерлы Указы белән гамәлгә куелган. Контрольлек итүче орган хезмәткәрләре көнен билгеләү - аларның хезмәтен югары бәяләү һәм аларга карата ихтирам билгесе булып тора.

Тантана датасы символик мәгънәгә ия. 1722 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасының беренче институты барлыкка килә. Петр патша галиҗәнаплары Хөкүмәт Сенатында генерал - һәм обер-прокурор чиннарын булдыра, аларның компетенциясен билгели.

https://my-calend.ru/holidays/den-rabotnika-prokuratury-rossiyskoy-federacii

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/s-dnem-rabotnika-prokuratury-rossiyskoy-federatsii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International