Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы: 65 меңнән артык күчемсез милеккә документ “онытылган”

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елда Татарстанның Кадастр палатасы архивына күчемсез милеккә 65 402 “кирәк булмаган” документ керде, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22% ка кимрәк (84 287 документ).

Сүз Татарстанда яшәүчеләр тарафыннан дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән күп функцияле үзәкләрдә «онытылган» документлар турында бара. Әзер булган күчемсез милеккә рәсмиләштерелгән документлар аларның офисларында 30 календарь көн ята. Әлеге вакыт үткәннән соң, алар, таләп ителмәгән буларак, Кадастр палатасы архивына саклануга тапшырыла. Шулай итеп, соңгы өч елда учреждение архивына күчемсез милеккә 210 меңнән артык документ керде.

"Еш кына “таләп ителмәгән" документлар сату-алу, бүләк итү килешүләре була. Нигездә, бу - күчемсез милек сатучыларның документлары, шулай ук электрон чыганакларда ызанлау һәм техник планнарның төп нөсхәләре, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан закладнойлар һәм өземтәләр. Ай саен безгә шундый биш меңнән артык документ саклауга керә һәм шуларның 10% ы гына гариза бирүчеләр тарафыннан алына. Гражданнарның игътибарын шуңа юнәлтәсем килә, бу документлар теләсә кайсы тормыш вазгыятендә кирәк булырга мөмкин. Әйтик, кредит рәсмиләштергәндә, милек сатканда, салым инспекциясендә яки судта. Шуңа күрә гражданнарга документларны архивта калдырмаска киңәш итәбез", - дип аңлатты ТР буенча Кадастр палатасы архивы җитәкчесе Елена Хафизова.

Мәгълүмат өчен

Исегезгә төшерәбез, документларны вакытында алып китмәгән Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр Кадастр палатасы архивына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Казан шәһәре, Кулагин ур., 1. Татарстанның Кадастр палатасына 2017 елдан башлап ихтыяҗ булмаган документларны бирү һәм саклау вәкаләтләре бирелде. 2017 елның 1 гыйнварына кадәр “онытылган” документлар Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә саклана.

ММЧ өчен контактлар

ТР буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте

8 950 326 92 02

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International