Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

2021 елның 13 гыйнвары 18 сәгатеннән 15 гыйнвары 06 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:

- 13 гыйнвар кичендә һәм 14 гыйнварда төнлә - томан;

- 14 гыйнварда иртән-көндез, 15 гыйнварда төнлә кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланып, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International