Кышкы юлда уяу бул!

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 1 гыйнварыннан 10 гыйнварына кадәр  "кышкы каникуллар" чорында Ютазы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 150 очрагы ачыкланган, шуларның 3се исерек килеш автомобильгә идарә итү очрагы. Шулай ук элегрәк, 2020 елның июлендә генә,  идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителгән  бер хатын-кыз тагы руль артында  исерек килеш эләгә. Ул вакытта ааңа 30 000 сум күләмендә административ штраф салынып, 18 айга  идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Штрафларны тикшерү барышында законда  билгеләнгән вакыт эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларын түләмәгән кешеләргә 6 административ материал төзелде.

2021 елның 10 көнендә Ютазы районы биләмәсендә матди зыян белән 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Кышкы чор башлану белән барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен  үтәү кирәклеге турында тагын бер кат искәртәм! Хөрмәтле машина йөртүчеләр, транспортта хәрәкәт иткәндә, тизлек тәртибен  һәм тиешле ара сакларга тырышыгыз, һава торышы шартларын һәм юллар торышын исәпкә алыгыз!                                                                                                                                             Марс Гәрәев, Ютазы ЮХИДИ бүлеге начальнигы.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/yuhidi-inform/2021-elny-1-gyynvarynnan-10-gyynvaryna-kadr-kyshky-kanikullar-chorynda-yutazy-yukhidi-blege-khezmtkrlre-tarafynnan-yul-khrkte-kagyydlren-bozuny-150-ochragy-achyklangan-shularny-3se-iserek-kilesh-avtomobilg-idar-it-ochragy-1610537952

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International