Район мәдәният йорты артистлары, тамашачыларга, әкият персонажлары катнашкан, кызыклы күңел ачу программасы бүләк иттеләр

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Безнең илдә Яңа елны ике тапкыр билгеләп үтү кабул ителгән. Яңа елны каршылагач, ике атнадан соң, 13 гыйнвардан 14 гыйнвар төнендә, ишекне кабат Иске Яңа ел дип йөртелгән могҗиза кага. Чөнки тагын бер тапкыр тылсымлы әкият дөньясына чуму, могҗизага ышану, балачакны искә алу, теләкләр теләү нинди күңелле бит.

Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел символы - Үгез, чыршыкай өлкәннәрне һәм балаларны күңелле, музыкаль уеннарга, флешмобка чакырдылар. Убырлы карчык, Кыш бабайның бүләкләр салынган капчыгын урлап, хәйләкәрлеге һәм елгырлыгы белән барысын да шаккатырды.

Район солистлары иң матур җырларны башкардылар. Чара ахырында Кыш бабай балаларга кәнфитләр өләште һәм барлык катнашучыларны дискотекага чакырды.

#Ютазинскийрайон

#Районныйдомкультуры

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/segodnya-artisty-rayonnogo-doma-kultury-podarili-zritelyam-interesnuyu-razvlekatelnuyu-programmu-so-skazochnymi-personazhami

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International