14 гыйнварда Урыссу поселогында «Тоннель» рейды үткәрелде

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 14 гыйнварында 06-00 сәгатьтән 07-30 сәгатькә кадәр Урыссу поселогының Үзәк тыкрыгында ЮХИДИ бүлеге инспекторлары, Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, «Тоннель» рейды үткәрделәр. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын ачыклау. Барлык узып баручы транспорт чараларын йөртүчеләр тикшерелде. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 87 автомашина туктатылды. Пассажирлар йөртүче һәм оешкан балалар төркемнәрен йөртүче автобусларга аерым игътибар юнәлтелде. Автобус йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланмады.

Ун юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде: шуларның алтысы - куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу, юл билгеләре таләпләрен бозу һәм транспорт чарасы белән идарә итү кагыйдәләрен бозу буенча – берәр очрак. Баланы махсус балалар утыргычыннан башка йөрткән 1 йөртүче ачыкланды. РФ КоАПның 20.25 статьясы, 1 өлеше буенча, закон белән билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен административ материал төзелде, ул Ютазы районы җәмәгать судына карауга җибәрелде. Рейдта Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең 5 хезмәткәре катнашты.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, исегездә тотыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның теләсә кайсы очрагы фаталь нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Транспорт чарасы белән исерек хәлдә яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш идарә итүнең шаһиты булсагыз, бу хакта Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 2-66-02 телефоны, яки 02 телефоны буенча хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International