Татарстан трассаларында көчле кар-буран һәм күз күреме чикләнгән булу сәбәпле, автобуслар һәм йөк транспорт чаралары хәрәкәтен чиклиләр.
«Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» ФКУдан, һава торышы начар булу сәбәпле (көчле кар-буран, күрүчәнлек чикләнгән булуы), автобуслар өчен - 14.00 сәгатьтән (Мәскәү вакыты белән) һәм йөк транспорт чаралары өчен - 16.00 сәгатьтән, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары участокларында хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелүе турында хәбәр килде. Хәрәкәтне чикләүне тәмамлау - уңайлы һава шартлары урнашканнан соң.
Синоптикларның фаразлары буенча, 14 һәм 15 гыйнварда Татарстан Республикасында һава торышы начараячак: урыны белән көчле кар-буран, күз күременең 500 метрга кадәр начараюы көтелә, җилнең тизлеге 16 метрга кадәр җитәргә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз, барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96