2021 елның 15 гыйнварына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән уңай булмаган метеорологик күренешләр көтелә: 15 гыйнварда төнлә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараеп, көчле кар-буран, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәюе, юлларда кар көртләре барлыкка килүе көтелә.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Болытлы, көндез аязучан болытлы. Төнлә һәм иртән кар, урыны белән көчле, аерым районнарда буран. Көндез бераз кар. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы -12..-15˚. Көндез максималь һава температурасы -10..-13˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International