Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде: 

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 16 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән көчле кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараюы белән, көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр җиткән көчле җил, юлларда кар көртләре барлыкка килү көтелә. 

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә: 

Буран вакытында: 

Аяк киеме шумаска һәм уңайлы булырга тиеш. Сак хәрәкәт итегез, тигезсезлекне исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы яки очлы шиплары булган таяк кулланырга киңәш ителә. 

Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алу зарур. Күз күреме начарайган очракта, урындагы  ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк. 

Буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотудан сакланырга кирәк: тукталу кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү мөһим. Тормоз тотканда, берничә тапкыр тормоз педаленә басу зарур, моның белән сез артыгыздан хәрәкәт иткән автомобиль йөртүчеләргә сигнал бирәсез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Ерак араларга барудан баш тартыгыз. 

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыкмагыз, чөнки юл япмасы карлы булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Югары күренүчәнлектәге жилет кию яки киемгә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар беркетү мөһим. 

- машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә китүдән тыелырга, һәрхәлдә юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанцияне сакларга, тизлек режимын һава шартларына ярашлы сайларга киңәш ителә. Тәртипсез маневрлардан һәм кискен тормозга басудан тыелырга, юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International