“Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсы игълан ителде 

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

«ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы башлану турында игълан итә. Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары һәм Ассоциация президиумының «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» 12.01.2002 елдагы ПР-1 номерлы карары белән расланган Нигезләмәсе нигезендә үткәрелә. 

Конкурс 2 этапта үткәрелә, аның кысаларында ТҖҮнең 2020 ел эчендә эше бәяләнә. 

I этап - муниципаль - муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә. Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2021 елның 20 гыйнварыннан 02 февраленә кадәр. 

Гаризалар кабул итү урыны: Урыссу ш.т. п., Пушкин ур., 38, каб. 100 

Кабул итү вакыты: 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 

Почта адресы: 423950, Урыссу ш. т. п., Пушкин ур., 38 

Эл. адрес: oks_jutaza@mail.ru 

Элемтә өчен телефоннар: 

Хәнипова Гөлнара Фазыл кызы - 8(85593)2-81-49 

Шәрипов Равил Әнвәр улы - 8(85593)2-79-36 

 

II этап - республика этабы - конкурс үткәрү буенча Конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Конкурсның II этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2021 елның 10-24 феврале. 

Гаризалар кабул итү урыны: Казан шәһәре, Батурин ур., 7а йорт, каб. 140 

Кабул итү вакыты: 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр 

Почта адресы: 420111, Казан шәһәре, Батурин ур., 7а 

Эл.адрес: Anastasiya.Ahmet@tatar.ru 

Элемтә өчен телефоннар: 

Столяров Сергей Николаевич 8(843) 293-60-24 

Әхмәтвәлиева Анастасия Вячеславовна 8 (843) 292-22-10 

ТР Министрлар Кабинеты карары белән сылтама буенча танышырга мөмкин 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International