Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2021 елда «Дәүләт һәм муниципаль идарә системасында иң яхшы кадрлар практикасы һәм инициативалары» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен документлар тапшыру тәртибе расланды (Россия Хезмәт министрлыгының 2020 елның 29 декабрендәге 970 номерлы боерыгы).
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт һәм муниципаль идарә системасында иң яхшы кадрлар практикасы һәм инициативалары” Бөтенроссия конкурсы турында» 2020 елның 26 июнендәге 935 номерлы карары (алга таба – №935 карар) нигезендә конкурста федераль дәүләт органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, шулай ук дәүләт корпорацияләре (компанияләр), гавами-хокукый компанияләр, фондлар һәм федераль законнар нигезендә Россия Федерациясе төзегән башка оешмалар катнаша.
Конкурста катнашу өчен норматив яки хокукый формага ия булган, яисә башка рәвештә расланган документаль, шулай ук, милли максатларга ирешүне һәм Россия Федерациясе үсешенең стратегик бурычларын хәл итүне тәэмин итү өчен, конкурста катнашучылар тарафыннан дәүләт һәм муниципаль идарә системасының кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән кадрлар инициативалары, технологияләре һәм чишелешләре рөхсәт ителә.
Конкурс номинацияләре Исемлеге № 935 карар белән расланган «Дәүләт һәм муниципаль идарә системасында иң яхшы кадрлар практикасы һәм инициативалары» бөтенроссия конкурсы турында Нигезләмә белән билгеләнгән.