Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев “Кәрәкәшле авыл җирлегенең 2020 елга эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары” турында чыгыш ясады.
Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Диана Кәтиева “Ютазы муниципаль районында коррупциянең торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру” турында хисап тотты.
Район Башлыгы Аяз Шәфигуллин муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турындагы мәгълүматларны дөрес тутыруга басым ясады.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы һәм шартлар турында чыгыш тотты. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге буенча райондагы оператив хәл, төбәк юлларында, Ютазы районы торак пунктларының урамнарында һәм ишегалларында кар чистарту эшләре турында сораулар каралды, шулай ук бүгенге көндә актуаль булган башка мәсьәләләр кузгатылды.
Узган атнада полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан вентиляцияне алыштыру сылтавы белән кешеләрнең фатирларына кереп йөрүче мошенниклар тоткарланган.
Хөрмәтле ютазылылар! Әгәр дә сез мошенниклар кулыннан зыян күргәнсез икән, бу хакта Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 2-66-02 телефоны, яки 02 телефоны буенча хәбәр итегез.
#Ютазинскийрайон
#СовещанияЮтазинскийрайон