Хач ману бәйрәме белән!

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Һәр елны, традиция буенча, Хач ману бәйрәмендә Әбсәләм авылы янындагы Иске Карьер күлендә суны изгеләндерү йоласы үткәрелә.

Район халкы, салкын һава торышына карамастан, махсус җиһазландырылган иорданьга чума.

Күлдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция һәм медицина хезмәткәрләре дежурлыгы оештырылды. Бу, беренче чиратта, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен мөһим.

Православие дине тарафдарлары, Хач ману бәйрәме белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International