Кадерле Ютазы районы халкы, православие дине тарафдарлары!
Сезне чын күңелдән якты һәм куанычлы көн - Хач ману бәйрәме белән котлыйм!
Сезнең һәркайсыгыз бу әһәмиятле христиан бәйрәмен күңел сафлануы һәм шатлык хисләре белән каршы ала. Бу илаһи вакыйганың бөеклеге изге эшләргә рухландыра, безгә шәфкатьлелек, гаделлек, якыннарыбызга мәхәббәт турында искә төшерә.
Бу барлык православие христианнары өчен иң көтеп алынган һәм хөрмәтләнгән бәйрәмнәрнең берсе. Ул өмет һәм мәхәббәт бүләк итә, рухи яктан баюга һәм бердәмлеккә булышлык итә.
Бу изгелек белән сугарылган көндә барыгызга да гармония, күңел тынычлыгы телисе килә. Һәр йорт тынычлыкка һәм рәхмәткә лаек булсын, ә изге су барлык чирләрне юып төшерсен, сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек бүләк итсен! Барлык эшләрдә дә сезгә ышаныч, өмет һәм мәхәббәт юлдаш булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык, игелек һәм иминлек телим!
Ютазы муниципаль районы башлыгы А. А. Шәфигуллин