Бүген район мәдәният йортында Ютазы районы башлыгы социаль блок бүлекләре һәм оешмаларының хезмәт коллективлары белән очрашты.
Очрашуда район тормышына кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Оксана Власова 2020 елда районда төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык буенча башкарылган эшләр һәм 2021 елга планнар турында сөйләде.
2020 елда төзелеш һәм төзекләндерү буенча башкарылган эшләр турында #БлагоустройствоЮтазинскийрайон хэштегы буенча танышырга мөмкин.
2021 елга планнар турында аерым постта сөйләячәкбез.
Ютазы районы буенча Эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары начальнигы Александр Ерыганов 2020 елда оператив хәл турында сөйләде.
Үз чыгышында ул безнең районда яшәүчеләр зыян күргән мошенниклык очракларын китерде. Хөрмәтле ютазылылар! Әгәр дә сез мошенниклардан зыян күргәнсез икән, бу хакта Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең кизү частенә 2-66-02 телефоны, яки 02 телефоны буенча хәбәр итегез.
"Вируслы инфекция профилактикасы турында"гы сорау буенча "Урыссу РҮХ" ДАССОның баш табибы Светлана Шакирова чыгыш ясады.
Светлана Закир кызы халыкка Covid-19 короновирус инфекциясенә каршы түләүсез вакцинация үткәрү турында искәртте.
18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше вакцинациягә языла ала. Язылу өчен 8 (85593)2-65-42, 89274638497 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә яки шәхсән поликлиникага килергә (Урыссу штп, Ленин ур., 19 йорт) кирәк.