Ютазы районы чаңгычысы Казан шәһәре Беренчелегендә алтын һәм бронза медаль яулады

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Узган ял көннәрендә чаңгыда узышу буенча Казан шәһәре Беренчелеге үткәрелде.

Ютазы районы җыелма командасы һәм «Олимп» спорт мәктәбе әгъзасы, КФУ студенты, спорт мастерына кандидат Әмир Әхмәтҗанов, спринт ярышында көндәшләрен артта калдырып, Беренчелекнең алтын медален яулады. Бронза медаленә исә Ютазы спортчысы 3-5 чакрымга эстафетада лаек булды.

Яшь спортчыны искиткеч нәтиҗәләре белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез!

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/yutazinskiy-lyzhnik-zavoeval-zoloto-i-bronzovuyu-medal-pervenstva-g-kazani

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International