ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы районы бүлеге тарафыннан, 2021 елга эш планы нигезендә, юлдан читтә йөри ала торган моточараларны эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген, куркынычсызлык техникасын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү аксатларында, 2021 елның 15 гыйнварыннан 26 февраленә кадәр «Кар автомобиле-2021» профилактик операциясе үткәрү планлаштырылган.
Кар автомобиле белән идарә итү өчен А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгына ия булырга кирәк. Кышкы техниканы тикшерү аварияләрне кисәтүгә дә, шулай ук гамәлдәге хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм юлдан читтә йөри торган моточараларны эксплуатацияләү техникасы турында гражданнарга хәбәр итүгә дә юнәлдерелгән. Операциянең максаты: аларны эксплуатацияләү белән бәйле кар машиналары хуҗаларының җәрәхәтләнүен булдырмау. «Снегоход» профилактик операциясе барышында иң беренче чиратта юлдан читтәге моточараларны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, техник караулар үткәрүгә, номер агрегатларының теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, АІ категориясендәге юлдан читтә йөри алган моточаралар белән идарә итү хокукына таныклыкның булу-булмавына игътибар биреләчәк.
Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән кар чаналары хуҗаларына, шулай ук Дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә мәҗбүри рәвештә теркәлергә тиешле башка транспорт чаралары хуҗаларына кебек үк, РФ КоАП 19.22 ст. 1 өлеше нигезендә («Барлык төрдәге транспорт чараларын, механизмнарны һәм җайланмаларны теркәү кагыйдәләрен бозу”) административ штраф салу яный:
– гражданнарга - бер мең биш йөз сумнан ике мең сумга кадәр;
- вазыйфаи затларга - ике мең сумнан өч мең биш йөз сумга кадәр;
- юридик затларга - биш мең сумнан ун мең сумга кадәр.
Исерек хәлдә техника белән идарә итү фактлары ачыкланганда, машина йөртүче барлык төр автотранспорт чаралары һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
Теркәлү, еллык техник карау уздыру, юлдан читтә йөри алган моточаралар белән идарә итү хокукына таныклык бирү яки алмашу мәсьәләләре буенча ТР, Ютазы районы, Урыссу ш.т.п. адресы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә мөрәҗәгать итәргә. Урыссу, Пушкин ур., 38 (330 бүлмә).
Тел. 2-73-13.