Янгынны сүндерүгә Ютазы янгын сагы гарнизоны көчләре һәм чаралары җибәрелгән. Беренче янгын подразделениесе һәлакәт булган урынга килгәдә, түбәнең агач конструкцияләре янган вакыт булган, ут күрше корылмаларга таралу куркынычы сакланган. Янгын, янгын сүндерү бүлекчәсе тарафыннан вакытында сүндерелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә бинаның түбәсе, түшәме зыян күргән. Янәшәдәге корылмалар, күршеләр милке янгыннан зарар күрмәгән.
Янгын очрагы буенча Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары Марат Бәдриев РФ ҖК 144-145 ст. нигезендә тикшерү үткәрә.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/kriminal/20-yanvarya-2021-goda-v-
pgt-urussu-v-nadvornoy-postroyke-na-territorii-chastnogo-domovladeniya-
proizoshel-pozhar