Татарстан Республикасы территориясендә 23 гыйнварда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә урыны белән бераз кар, томан.
Көндез кар, кайбер районнарда буран.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән 13 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -17..-19 градус, аязган вакытта -22..-27˚.
Көндез максималь һава температурасы -9..-12˚.
Юлларда бозлавык.