Кече Урыссу авылында Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина катнашында гражданнар җыены үтте.
Рәсми өлеш башланганчы авыл халкы район мәдәният йорты артистлары әзерләгән концертны карады, "Ютазы таңы" район газетасының яңа саны белән танышты.
Көн тәртибендә "2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре турында" гы мәсьәлә каралды, аның буенча Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев чыгыш ясады. 2021 елга бурычлар билгеләнде.
Җыелышта шулай ук район хезмәтләре җитәкчеләре чыгыш тотты.