Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча: болытлы. Көндез кар, юеш кар һәм пыскаклап яву рәвешендә явым-төшем. Аерым районнарда бозлавык, томан. Төнлә урыны белән бераз буран. Җил көньяктан,көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-12˚. Көндез максималь һава температурасы -2..+1˚. Юлларда көчле бозлавык.