Подгорный бистәсендә Ютазы районы җитәкчелеге катнашында гражданнар җыены узды 

2021 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

Подгорный поселогында Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин, муниципалитет вәкилләре һәм яшәешне тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашында гражданнар җыены узды. 

Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Фларис Әхмәтов "2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар турында" сорау буенча чыгыш ясады. Фларис Вәрис улы авыл халкына үзара салым акчасына башкарылган чаралар турында җентекләп сөйләп узды. 

Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова "Вируслы инфекцияне профилактикалау турында" соравы буенча чыгыш ясады. Ул халыкка яңа Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы түләүсез вакцинация үткәрелүе турында хәбәр итте. 

18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше вакцина ясатуга языла ала. Язылу өчен 8 (85593) 2-65-42, 89274638497 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә яки шәхсән поликлиникага килергә (Урыссу штп, Ленин ур., 19 йорт) кирәк. 

Җыелышта шулай ук район хезмәтләре җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Сораулар төрле иде, торак пункт кешеләре аларның һәркайсына җавап алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International