"Пенсион ФГ" - өлкән яшьтәге затлар һәм пенсионерлар өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр

2021 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

2020 елда Россия Банкы "Пенсион Фг" проектын – өлкән яшьтәге затлар, пенсионерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрне гамәлгә ашыра башлады.

Россия Банкы үткәрә торган финанс грамоталылыгы буенча дәресләрнең уникальлеге шунда ки, алар конкрет банк продуктларын алга этәрми, коммерция оешмаларына бәйле түгел һәм бары тик аңлату максаты белән генә булдырылган. Дәресләрне үткәрү өчен төп мәйданчык булып халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре тора.

Проектта катнашу өлкән буынга финанс дөньясында ирекле ориентлашырга һәм шәхси финанс тотрыклылыгын, якланганлыкны һәм иминлекне тәэмин итеп, аларга кирәк булган хезмәтләрне сайларга мөмкинлек бирә. Дәресләрне тыңлаучылар турыдан-туры эфирда сораулар бирә алалар.

2021 елның 27 гыйнварыннан проект кысаларында "Тормыш өчен экономия", «Банк хезмәтләре. Ярдәмче итеп банкны сайлыйбыз”, “Финанс мошенниклыгы. Үзеңне һәм гаиләңне якла» темаларына онлайн-форматта бушлай дәресләр оештырылачак.

www.pensionfg.ru проекты сайтында катнашу өчен «Расписание» бүлегендә дәресне үткәрүнең уңайлы датасын һәм вакытын сайларга, үзара бәйләнешне оештыру өчен контактлы зат турында мәгълүмат күрсәтеп, гариза бирергә кирәк. Электрон почтага теркәлгәннән соң, онлайн-дәрескә тоташу өчен сылтама киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International