«SUNNYФЕСТ» креатив чаналар фестивале – ул креативлык һәм иҗат белән үрелеп, кар тауларыннан шууны берләштергән кышкы фестиваль. 2020 елда Фестиваль Халыкара авыл яшьләре конгрессы кысаларында узды, анда 7000 нән артык кеше катнашты.
Бишенче Бөтенроссия креатив чаналар фестивале "SUNNYФЕСТ" 2021 елның 6 февралендә 10 сәгатьтә үткәреләчәк.
Уздыру урыны: Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре.
Фестивальдә катнашу өчен Сез, 8 (85593)2-81-97 (Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге) номерына шалтыратып, заявка калдыра аласыз.



