2021 елның 27 гыйнварына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Уңай булмаган метеорологик күренешләр: 2021 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- иртән һәм көндез көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитүе;

- юлларда бозлавык.

2021 елның 27 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән кар, юеш кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9 градус, аязган вакытта -13 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -3..-6˚. Юлларда көчле бозлавык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International