Ютазы районында Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Диганша улы  Якубов булып китте

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Ютазы районына Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Диганша улы Якубов килде.

Кунак, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин белән бергә, Урыссу район үзәк хастаханәсендә булды, алар шулай ук капиталь ремонттан соң район мәдәният йортындагы кино залын, Байлар авылындагы ФАПны, Урыссу поселогындагы яңартылган үзәк базарны, сәнәгать паркын, Иске Урыссу авылындагы балалар паркын карадылар, Яссытугай авылындагы "Уңыш" ҖЧҖ, Алма-Ата авылында "Вафауллин" КФХ, Ютазы мәктәбе һәм башка объектларга бардылар.

Кунакның безнең районга килүе турында тулырак итеп "Ютазы таңы" газетасының киләсе санында танышырга мөмкин.

Чыганак: Ютазы районының "Ютазы таңы" газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International