Әбсәләм авылында яшәүче Мөслимә Бурангуловага 90 яшь тулды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Менә бу яшь ичмасам - туксан! Бу олуг юбилейны Әбсәләм авылында яшәүче Мөслимә апа Бурангулова билгеләп узды.

Юбилярны гомер бәйрәме белән Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева котладылар.

Мөслимә апага карап, татар әбиләренең күпчелеге кебек үк, аның да ачык йөзле, йомшак сүзле булуын күреп, “Сөбханалла" дип, сокланып туя алмадым...

Ул Әбсәләм авылында 1931 елның 20 гыйнварында туа. Яшьтәшләре кебек үк, сугыш авырлыгының бөтен михнәтләрен үз җилкәләрендә татый.

“Сугыш башланганда, миңа ун яшь иде. Әти сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китте. Әни дүрт бала белән ялгызы калды. Иң кечкенәсенә ике яшь иде. Әнинең ачыргаланып: «Шушы сабыйга гына булса да бер кисәк ипи булсын иде!» - дип елаганы хәтердән чыкмый. Без октябрь аенда гына укый башладык, чөнки балалар башак җыярга һәм башка көзге эшләрдә катнашырга тиешләр иде. Урманга чана тартып чыбык-чабык, коры-сары җыярга йөрдек. Качып инде, тотсалар – эләгә... Чананы “тураклап ташлау” белән яныйлар иде.

Ветеранны юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телибез!

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/nashi-veterany

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International