Район мәдәният йорты залында Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә һәм Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган "Тере хәтер" дип исемләнгән тарих сәгате узды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Тамашачыларга тематик роликлар күрсәтелде, район мәдәният йорты артистлары концерт тәкъдим итте. “Маски” театр студиясе «Зур сугышның кечкенә балалары” спектакленнән өзек күрсәтте.

Ленинград блокадасы вакытында кешегә бирелгән тәүлеклек норманы күзалласыннар өчен 125 грамм икмәк салынган тәлинкә тамашачылар залында йөртелде. Шул рәвешле артистлар тамашачыга икмәк - ул безнең байлыгыбыз һәм аның кадерен белергә кирәк дигән фикерне җиткерергә теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International