Ел саен 27 гыйнварда илебездә Ленинградны фашист камалышыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә (1944 ел). Бу Россиянең Хәрби даны көне, ул 1995 елның 13 мартында кабул ителгән «Россиянең Хәрби даны көннәре (җиңү көннәре) турында» Федераль закон нигезендә билгеләнде. 1944 елның 27 гыйнварында Нева елгасы буендагы шәһәрне 872 көн дәвам иткән геройларча саклау тәмамлана. Немец гаскәрләре шәһәргә керә алмый, аны саклаучыларның каһарманнарча каршы торуын һәм рухын сындыра алмый.
Ленинград өчен сугыш Икенче бөтендөнья сугышының иң бөек алышларыннан берсе һәм Бөек Ватан сугышы елларында иң озак дәвам иткәне булды. Ул - шәһәрне саклаучыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге символы. Куркыныч ачлык та, зәмһәрир суыклар да, даими артиллерия атулары да, бомбага тотулар да камалыштагы шәһәр кешеләренең һәм саклаучыларның ихтыярын сындыра алмады. Бу кешеләр өлешенә төшкән коточкыч газаплар һәм сынауларга карамастан, ленинградлылар үз шәһәрләрен илбасарлардан саклап калды. Шәһәр халкының һәм саклаучыларның тиңдәшсез батырлыгы мәңгегә Россия тарихында кыюлык, ныклык, рух бөеклеге һәм Ватаныбызга мәхәббәт символы булып калды.
Ватан Ленинградны саклаучыларның батырлыгын лаеклы бәяләде. Ленинград фронтының 350 меңнән артык солдаты һәм офицеры төрле орден һәм медальләргә тәкъдим ителгән. 226 шәһәрне саклаучы - Советлар Союзы Геройлары булды. 1,5 миллионлап кеше «Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнде. 1945 елның 20 гыйнварында шәһәр Ленин ордены белән бүләкләнә, ә 1965 елның 8 маенда «Герой-шәһәр Ленинград» дигән мактаулы исем ала.