Атна саен сишәмбе көнне Ютазы районы башлыгы Аяз Әдип улы Шәфигуллин гражданнарны шәхси кабул итә.
Бу атнада район башлыгына торак-коммуналь, җәмәгать, көнкүреш һәм икътисади характердагы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды һәм җаваплы затларга билгеләнгән срокта үтәү өчен йөкләнде.
Гражданнарны чираттагы кабул итүгә 2-61-28 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Шулай ук без гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре белән эшлибез.
Ютазы МР башлыгы исеменә һәм Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә Пушкин ур., 38 йорт (107 бүлмә) адресы буенча гариза язарга мөмкин.