Хөрмәтле ютазылылар!
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хәбәр итә:
2021 елның 2 февралендә, 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Әсфән улы Галәвовның «Skype» программасы аша видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итүе планлаштырылган.
Видеоконференциядә катнашу өчен 8(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.