27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Бу көнне бөтен цивилизацияле дөнья нацистларның вәхшиләрчә акцияләре корбаннары алдында баш ия.
Урыссу гимназиясендә 11 сыйныф укучылары өчен "Форпост" үзәге директоры Руслан Нигъмәтуллин һәм яшьләр белән эшләү буенча белгеч Альбина Әхмәтова катнашында "Холокост корбаннарын искә алу" дигән чара үтте.