Ютазы муниципаль районында волонтерлар хәрәкәте буенча штаб эшли. Волонтерлар өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга үзизоляцияләү режимын үтәргә булышалар – аларга ашамлыклар һәм медикаментлар китерәләр.
Волонтерларның барысы да турыдан-туры инструктаж уза, шәхси куркынычсызлык чаралары, битлекләр һәм антисептика чаралары ала.
Волонтерлар 2-81-97 «кайнар линия» телефонына кергән заявкаларбуенча эшли.