Иске Каразирек авылында халык җыены узды

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Иске Каразирек авылы мәдәният йортында Ютазы районы башлыгы Аяз  Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, Ютазы муниципаль районы прокуроры Тимур Фатыйхов, муниципалитет вәкилләре һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашында гражданнар җыены узды.

Рәсми өлеш башланганчы авыл халкы район мәдәният йорты артистлары әзерләгән концертны карады.

Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев "2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре" дигән доклад белән чыгыш ясады. Рамил Рәис улы халыкны авыл җирлеге бюджеты үтәлеше белән таныштырды. Гражданнарның үзара салым акчасы хисабына башкарылган чараларга җентекләп тукталды. Юл эшләре, авылларны төзекләндерү, авыл хуҗалыгында узган елгы нәтиҗәләр турында сөйләде. 2021 елга чаралар планы җиткерелде.

Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Оксана Власова 2020 елда районда төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык буенча башкарылган эшләр һәм 2021 елга планнар турында сөйләде.

Татарстан Республикасында урман янгыннары вәзгыяте турында дәүләт урман инспекторы Тәлгать Гәрәев чыгыш тотты. Ул урманнар янында минераллаштырылган полосалар булдыру буенча эшләр башкару кирәклеген билгеләп үтте.

Докладчылардан соң Аяз Шәфигуллин сүз алды. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны район башлыгына бирә алдылар. Сораулар төрле иде, аларның һәркайсына халык җавап алды.

Очрашу ахырында Аяз Әдип улы һәм Рамил Рәис улы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар Альфред Кашаповка һәм Альберт Хәбибуллинга сөт саву аппаратлары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International