Башкарма комитетның утырышлар залында Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин Урыссу поселогының йортлар һәм урамнар буенча җаваплылары белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, район җитәкчелеге урынбасарлары, бүлек башлыклары, тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов 2020 елга районда төзелеш һәм капиталь ремонт объектлары буенча мәгълүмат бирде һәм 2021 елга планнар турында җиткерде.
2020 елда төзелеш һәм төзекләндерү буенча башкарылган эшләр һәм 2021 елга планнар белән #БлагоустройствоЮтазинскийрайон хэштегы буенча танышырга мөмкин
Урыссу район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова "Вирус инфекциясен профилактикалау турында" соравы буенча чыгыш ясады.
Светлана Закировна яңа Covid-19 короновирус инфекциясенә каршы халыкка түләүсез вакцинация үткәрү турында мәгълүмат бирде һәм бу тема буенча җыелучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше вакцинациягә языла ала. Язылу өчен 8 (85593)2-65-42, 89274638497 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә яки шәхсән поликлиникага килергә (Урыссу штп, Ленин ур., 19 йорт) кирәк.
Очрашу ахырында халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Алар бистә урамнарында юл эшләре башкаруга, ишегалларын төзекләндерүгә, күп фатирлы йортларның фасадларын җылытуга, карт агачларны кисү буенча эшләргә, шулай ук поселокта сукбай этләр буенча вәзгыятькә кагылышлы иде.
Барлык сорауларга да аңлатмалар бирелде, аларның бер өлеше беркетмәгә теркәлде һәм алга таба карау өчен кабул ителде.