Татарстан Республикасында татар телен дистанцион укытуның «Ана теле» уникаль проекты эшли, ул татар телен сөйләм коммуникациясе чарасы буларак гамәли белү дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирә. «Ана теле» проекты Татарстан Республикасында һәм чит илләрдә яшәүче барлык теләүчеләрне татар теленә өйрәтүгә юнәлтелгән. Укыту бушлай һәм ул өч телдә (инглиз, татар, рус телләрендә) алып барыла.
Теркәлү өчен сылтама http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx
Элемтә өчен җаваплы зат – Айгөл Басыйрова, «Ана теле» проектын алга этәрү буенча җитәкче, 89250119550, aigul.basyrova@ef.com.