Район мәдәният йортында 2021 елда салым законнарын үзгәртү һәм «Җәмәгать туклануы” тармак проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар өчен семинар узды

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Анда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча №17 районара салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Надежда Николаевна Андреева, күчмә тикшерүләр бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Рамил Рафик улы Галимов катнашты.

Надежда Андреева салым түләүчеләргә 2021 елның 1 гыйнварыннан йөкләнгән табышка бердәм салымны (ЕНВД) юкка чыгару һәм салым салуның башка режимнарына күчү белән бәйле иң актуаль тема, шулай ук 2021 елның 1 гыйнварыннан салым законнарындагы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде.

Рамил Галимов салым түләүчеләргә Федераль салым хезмәтенең «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыруга керешүе турында хәбәр итте. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлә торган керемне арттыруга һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен күләгә секторыннан чыгаруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә табышны яшереп калуга китерә торган сәбәпләр ачыкланачак һәм әлеге өлкәне үстерү өчен механизмнар эшләнәчәк.

Семинар барышында салым түләүчеләр контроль-касса техникасын алып бару, салым салуның патент системасы һәм салым законнарындагы үзгәрешләр буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International