Метеорологик фараз: 31 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:
- буран; юлларда көчле бозлавык;
- көндез көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, бозлавык.
2021 елның 31 гыйнварына Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы, көндез аязучан болытлы. Төнлә кар, кайбер районнарда буран. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-7˚. Көндез максималь һава температурасы -4..+1˚. Юлларда бозлавык көчле.