31 гыйнвар көнне "Гаилә" паркында балалар өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күңел ачу программасы булып узды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Программаны «Без - кечкенә балалар» биюе белән “Грация” хореография студиясе ачты.

Чара эстафета рәвешендә үткәрелде. Анда гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Балалар барлык уеннарда да актив булдылар. «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле солистларының дәртле флешмобы программада катнашучыларның барысына да ошады. Чарага җыелучылар рәхәтләнеп биеделәр.

Бәйрәмдә күңелле һәм дустанә мохит хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International