Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Рәис улы Вәлиев Иске Каразирек авыл җирлегенең 2020 ел эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында хисап тотты.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Әнвәр улы Шәрипов катнашучыларны 2021 елда Ютазы районында тормышка ашырыла торган дәүләт программалары белән таныштырды.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр һәм шартлар турында хәбәр иттеләр.