Һәр атна саен Башкарма комитетның утырышлар залында киңәшмә үткәрелә, анда җитәкчеләр алдына агымдагы атнада башкару өчен бурычлар куела.
Әлеге атнаның төп бурычлары:
Коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычын киметү өчен санитар-эпидемиологик чараларны үтәү эшен дәвам итәргә. Район территориясендә халык арасында битлек режимын саклау буенча сәүдә объектларына рейдлар оештыру;
Ютазы районы башлыгының предприятиеләр, завод һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре коллективлары белән очрашуы;
Гражданнарны кабул итү;
ТКХ штабын үткәрү;
Ютазы районы җитәкчелеге катнашында Әбсәләм һәм Бәйрәкә авыл җирлекләрендә халык җыенын уздыру.
XXXVIII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында чаңгыда узышу буенча Ютазы районы Беренчелеген үткәрү.