2021 елның 2 февралендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән көчле юеш кар, буран, бозлавык, юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килүе көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2 нче февральдә көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил.
1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 2 февраленә метеорологик хәл фаразы:
Болытлы. Кар, юеш кар, урыны белән көчле, көндез кар катыш яңгыр. Урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба секундына 8-13 метр тизлектә, көндез урыны белән көчәйгәндә, 15-20 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-10˚. Көндез максималь һава температурасы -1..-6˚, көньяк-көнчыгышта 0..+2˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.