Чакырылган кунаклар арасында "УХЗ" ҖЧҖ, "УПНМ" ҖЧҖ, "Горизонт" ҖЧҖ, "Идарә итү компаниясе" ҖЧҖ, "Восток" ТМШ, "Маяк" ТМШ, "Удача" ТМШ, "Гринта" ҖЧҖ, БТИ, район почта элемтәсе узелы, район электр элемтәсе узелы, "Ютазы РЭЧ" ҖЧҖ, "Уруссу-Водоканал" ҖЧҖ, "Теплосервис" МУП, ЮРЭГС, "Транспорт" ҖЧҖ, "Татэнергосбыт" ҖЧҖ кебек предприятиеләр һәм оешмалар эшчеләре һәм хезмәткәрләре бар иде.
Очрашуда район тормышына кагылышлы сораулар каралды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Шәрипов Равил Әнвәр улы 2020 ел өчен объектларны төзекләндерү, төзү һәм ремонтлау нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
2020 елда төзелеш һәм төзекләндерү буенча башкарылган эшләр һәм 2021 елга планнар белән #БлагоустройствоЮтазинскийрайон хэштегы буенча танышырга мөмкин.
"Урыссу РҮХ" ДАССОның баш табибы Светлана Закир кызы Шакирова "Эпидемиология вазгыяте һәм коронавирус йогышлы авыруы таралуын булдырмау чаралары турында" соравы буенча чыгыш ясады.
Светлана Закировна яңа Covid-19 короновирус инфекциясенә каршы халыкка түләүсез вакцинация үткәрү турында мәгълүмат җиткерде һәм бу тема буенча халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Иминиятләнүчеләрнең хокукларын яклау мәсьәләсе буенча "Чулпан-Мед" ИМО ҖЧҖ директоры Әнвәр Рамил улы Кәлимуллин чыгыш ясады.
Очрашу ахырында халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм җаваплар ала алды.