Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, "АКСКиМ" ҖЧҖ генераль директоры киңәшчесе Фәйсханов Раушан Камил улы, "Волма-Әбсәләм" ҖЧҖ директоры Степанов Игорь Иванович, район җитәкчелеге урынбасарлары, бүлек начальниклары, тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Очрашуда район тормыш эшчәнлегенә кагылышлы сораулар каралды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Шәрипов Равил Әнвәр улы 2020 ел өчен объектларны төзекләндерү, төзү һәм ремонтлау нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
"Урыссу район үзәк хастаханәсе" ДАССОның баш табибы Светлана Закир кызы Шакирова "Эпидемиология вәзгыяте һәм коронавирус йогышлы авыруы таралуын булдырмау чаралары турында" мәсьәләсе буенча сүз алды.
Светлана Закир кызы яңа короновирус Covid-19 инфекциясенә каршы халыкка түләүсез вакцинация үткәрү турында мәгълүмат җиткерде һәм бу тема буенча халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Очрашу ахырында халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм җаваплар ала алды.