Татарстанлылар 2020 елда күчемсез милек белән, 2019 елга караганда, 36% ка артыграк кызыксынганнар

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2020 елда Татарстанның Кадастр палатасы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан 2,4 млн. нан артык өземтә биргән, бу 2019 елга караганда 36% ка күбрәк. Электрон формада бирелгән мәгълүматларның күләме 93% (2,2 млн. артык) тәшкил иткән, шул ук вакытта кәгазь вариантта 180 меңнән артык өземтә бирелгән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, аерым затның күчемсез милек объектларына булган хокуклары турында язмага соратып алулар саны 130 процентка якын арткан. Әйтик, әлеге өземтәләр 2020 елда 930 меңгә якын бирелгән, 2019 елда – 400 меңгә якын. Шулай ук татарстанлылар актив рәвештә күчемсез милек объекты турында мәгълүматлар соратып алган. Узган ел шундый 110 мең өземтә бирелгән, бу 2019 ел белән чагыштырганда, 75% ка күбрәк (62489). Моннан тыш, күчемсез милек объектына хокуклар күчүе турында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәләрнең 27% ка диярлек (40526) артуы теркәлгән.

Шул ук вакытта республикада яшәүчеләр күчемсез милек объектына төп характеристикалар һәм  күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында өземтәләргә азрак заказ биргән (24% ка). Чагыштыру өчен: 2020 елда алар - 347500, ә 2019 елда 459306 булган.

Кадастр палатасы экспертлары билгеләп үткәнчә, күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматлар һәрвакыт профессиональ һәм профессиональ булмаган базар катнашучылары тарафыннан даими таләп ителә. Күпчелек очракта гражданнар күчемсез милек реестрыннан мәгълүматларны күчемсез милекне сатып алу-сату, бүләк итү, арендалау вакытында сорый. Чөнки Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә килешү алдыннан объект турындагы мәгълүматларны, шул исәптән авыр бурычлар булу-булмавын тикшерергә ярдәм итә. Йомгаклау документында күчемсез милек объекты хуҗасы һәм характеристикасы турында актуаль мәгълүмат тупланган.

Бердәм дәүләт реестрыннан өземтәне КФҮнең теләсә кайсы офисында, почта аша, Росреестр порталы аша, шулай ук заказны spv.kadastr.ru Федераль кадастр палатасының яңа онлайн-сервисы аша бирергә мөмкин. Бу күчемсез милек турында санаулы минутларда чикләнмәгән керү мөмкинлеге белән иң актуаль мәгълүматны алырга мөмкинлек бирә.

Башка төбәктә урнашкан күчемсез милек объекты турында мәгълүматны республикадан читкә чыкмыйча да соратып алырга була. Моның өчен экстерриториаль сорату бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International