Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

4 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараю белән томан;

көндез бозлавык;

- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр нәтиҗәсендә һава температурасы күтәрелеп, кар массалары һәм биналарның түбәләреннән кар ишелү, боз төшү, шулай ук милеккә матди зыян китерү белән бәйле бәхетсезлек очраклары килеп чыгу ихтималы бар.

Коммуналь хезмәтләргә түбәләрне, подъезд козырекларын кардан чистарту таләпләрен үтәүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бигрәк тә кешеләр күп була торган социаль әһәмиятле объектларның түбәләрен кардан арындыру зарур.

Гражданнарны аеруча игътибарлы булырга чакырабыз. Урамнар буенча хәрәкәт иткәндә боз сөңгеләре эленеп торган һәм карлы түбәле йортлардан ераграк торырга, алар янында автотранспорт куймаска кирәк.

Торак төзелеше тыгыз булган урыннарда боз сөңгеләре эленгән яки түбәләр кардан чистартылган җирләрдә коммуналь хезмәтләр куйган чикләүләрне игътибардан читкә җибәрмәү мөһим.

Биналарның түбәләреннән кар төшү куркынычы янаганда төп киңәшләр һәм саклык чаралары:

- кар ишелеп төшү мөмкин булган авыш түбәле йортлар янына якын килмәгез, балаларга мондый урыннарда булырга рөхсәт итмәгез;

- кәрнизләрендә боз сөңгеләре һәм кар өеме барлыкка килгән корылмалар янында автомобильләр калдырмаска;

- куркыныч урын ихаталап алынган очракта, юлны ихата эченә кереп узарга ярамый, куркыныч урыннарны урап узу зарур;

- урам буйлап наушникларда йөрмәгез, түбәдән ишелеп төшкән кар тавышын ишетмәскә мөмкинсез.

Бу әһәмиятле! Тротуар буенча хәрәкәт вакытында сез өстә шикле тавыш ишетсәгез, туктап калырга,  башны күтәреп, нәрсә булганын күзәтергә  ярамый. Бәлки, бу кар яки боз кантары ишелүедер. Бинадан еракка йөгерергә ярамый. Мөмкин кадәр тизрәк йорт диварына терәлергә кирәк, түбәнең козырегы асты сезгә саклану урыны булачак.

Игътибарлы булыгыз! Түбә кырыеннан төшкән кар һәм боз, түбәнең уртасыннан да төшәргә мөмкин, шуңа күрә тротуарда элек ишелеп төшкән кар урыннары яки боз сөңгеләреннән тамган судан бозлы калкулыклар күренсә, бу әлеге урынның куркыныч булуын күрсәтә.

Томан булганда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә

чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч

тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга,

кинәт тормоз тотудан сакланырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктау кирәк булганда, берничә тапкыр томоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү зарур.

Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда чиктән тыш игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга;

3. Юлның машиналар йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарын гына файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трасса аркылы йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күренүчәнлек дәрәҗәсендәге жилет кияргә яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаргыч элементларны беркетергә.

Автомобиль йөртүчеләргә:

1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә урнашуны үзгәртүләрдән, узып китүләрдән, алга чыгулардан баш тартырга кирәк;

2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

3. Кинәт тормоз тотуларлан сакланырга, кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

4. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган автомобиль йөртүчеләргә сигнал бирергә кирәк;

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәк.

Бозлавык булганда:

Сак, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы таяк яки очлы шиплары булган махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез тайгансыз икән, егылу югарылыгын киметү өчен утырыгыз.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотмаска кирәк, тукталу мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган транспорт йөртүчеләргә сигнал бирү мөһим. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.

Ерак араларга барудан мөмкин булганча баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны алар аркылы чыксын өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп аркылы чыкмагыз, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итү зарур. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану таләп ителә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International