«Картингта могҗизалар булмый»

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Картинг – үтә кыюлар өчен спорт. Кечкенә, әмма бик җитез автомобиль руле артына утыру кайбер кешеләргә күңел ачу паркында да куркыныч. Андыйлар башка көндәшләренә каршы кискен көрәштә лидерлык яуларлык ярышлар турында хыялланмыйлар да.

Аның каравы, Сарман районы башлыгы кубогына картинг буенча Татарстан Көньяк-Көнчыгышы кубогының 4 нче этабында катнашучылар триумф турында хыяллангандыр, мөгаен.

Шәһәр тибындагы Урыссу поселогы дәрәҗәсен яклап «Шмель» картинг-клубы ярышты.

Спортчыларыбызның ярыш нәтиҗәләре:

"Хонда" классында, 1 урын - Шерер А.

"Национальный А” классында, 3 урын - Насыйров Э.

"Ротах Макс" классында, 1 урын - Кәлимуллин А.

"Ротах Макс-Юниор" классында, 2 урын - Тимофеев А.

Гомумкоманда зачетында "Шмель" картинг клубы тәрбияләнүчеләре 2 урынны яуладылар.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/v-kartinge-chudes-ne-byvaet

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International