Тренер Роберт Вафауллин тәрбияләнүчеләре янә гер спорты буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә үзләрен танытты.
Егетләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда үзләрен күптән күрсәтте инде. Моңа зур тырышлык, тренировкалар һәм җиңү теләге ярдәм итә, дип хәбәр итә спортчыларның тренеры. Менә бу юлы да ютазылылар гомумкоманда зачетында, югарыосланлыларны һәм чистайлыларны артта калдырып, беренче урынны яулады. Шәхси беренчелектә үз авырлык категорияләрендә өч егет – Самат Солтанов, Искәндәр Шәмсуллин һәм Булат Зарипов алтын медальгә лаек булдылар. Көмеш медальләр Әмир Раяновка, Адель Сәгыйровка һәм Тимур Тимербаевка бирелде. Ә бронза медальләрне Канари Рамазанов һәм Адель Сәгъдиев алып кайттылар. Афәрин, егетләр!
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/yutazinskie-gireviki-samye-silnye