"Форпост" үзәге директоры мәктәп укучылары белән балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы темасына әңгәмә үткәрде

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге директоры Руслан Фәрагать улы Нигъмәтуллин Урыссу гимназиясенең 10-11 сыйныф укучылары өчен "Балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы" темасына сыйныф сәгате үткәрде.

Сүз балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы үзенчәлекләре, балигъ булмаганнарга җинаять өчен билгеләнергә мөмкин булган җәза төрләре турында барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International