Очрашуда "Электросоединитель" АҖ генераль директоры Нәбиуллин Рәшит Мәзхәт улы, район җитәкчелеге урынбасарлары, бүлек башлыклары, тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Шәрипов Равил Әнвәр улы 2020 елда райондагы төзелеш һәм капиталь ремонт объектлары турында мәгълүмат бирде һәм 2021 елга планнар турында хәбәр итте.
2020 елда төзелеш һәм төзекләндерү буенча башкарылган эшләр һәм 2021 елга планнар белән #БлагоустройствоЮтазинскийрайон хэштегы буенча танышырга мөмкин.
Мәҗбүри медицина иминияте системасында иминләштерелгән затларның хокукларын яклау соравы буенча "Чулпан-Мед" ИМО ҖЧҖ директоры Әнвәр Рамил улы Кәлимуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, медицина хезмәтләре күрсәтү проблемалары килеп туган очракта, һәркем иминият компанияләренең «кайнар линиясенә» шалтырата ала. Әнвәр Кәлимуллин шулай ук барлык пациентларның да түләүсез медицина хезмәте – амбулатор дәвалауга, магнит-резонанс томографиясе үткәрүгә хокуклы булуын билгеләп үтте. Иң мөһиме - сатып алынган медикаментлар яки үткәрелгән операцияләргә чекларны саклап калу һәм бирү.
Чыгыш ясаучылардан соң Аяз Шәфигуллин сүз алды. Ул элек филиал хезмәткәрләре яза алган сорауларны яңгыратты. Соңыннан завод хезмәткәрләре залдан сораулар бирделәр. Алар поселок урамнарын кардан чистарту эшләрен башкаруга, станциядә аптека ачуга, шулай ук поселоктагы сукбай этләр буенча вәзгыятькә кагылышлы иде. Барлык сорауларга да аңлатмалар бирелде.